Нух кѳннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак.
Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух кѳннәрендә – Аллаһыга итагатьсез булганнар. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, кѳймәнең тѳзелеп бетүен кѳткән; ул кѳймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.
Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр ѳстенә туфан китерткән.
Борынгы дѳнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән.