Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә инде Мин Аллаһы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаһы Патшалыгы инде килеп җитте, – диде. Кешеләр моны тыңлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде, чѳнки Ул озакламый Иерусалимга килеп җитәчәк иде, һәм алар, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. – Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә. – Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дѳньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым ѳчен кѳрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә. Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сѳйләде. Бергә җыелгач, рәсүлләр Гайсәдән: – Раббыбыз! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яңадан торгызачаксыңмы? – дип сорадылар. Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора. Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, бәлки кѳчтә.
Выбор основного перевода