Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соңгы кѳндә үледән терелтергә тиешмен.
Гайсә аларга:– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чѳнки зур чуалыш булмыйча һәм һәлакәткә хѳкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббының килү кѳне җитмәячәк.
Ул тагын: «Мин Аллаһыга ышаныч баглыйм», – ди. Ул шулай ук: «Менә Мин Үзем һәм Миңа Аллаһы биргән балаларым», – ди.