Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте. Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырыла. Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап:– Атам! Мине ишеткәнең ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм. Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Яһүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте:– Хәзер Адәм Улы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды. [Аллаһы Аның аша данлана икән] Ул да Адәм Улын Үзендә данлаячак, һәм шунда ук данлаячак.
Выбор основного перевода