Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә.
Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне исә кире как, ә үзеңне диндарлыкка күнектер.
Боларны бѳтен кешеләрнең исләренә тѳшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр ѳчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Моның бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә.
Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чѳнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә.