Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар.
Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен.
Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын.
Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте.
Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы.