Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. Сез дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белсен ѳчен, сѳекле имандашыбыз һәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сѳйләп бирер. Нәкъ менә шуның ѳчен, сез безнең хакта белеп торсын һәм Тухик күңелләрегезне юатсын дип, мин аны яныгызга җибәрәм. Тиздән минем янга килергә тырыш, чѳнки бу дѳньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия ѳлкәләренә киттеләр. Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чѳнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала. Тухикны исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем.
Выбор основного перевода