Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филиппийцам
1 2 3 4
Параллельные места
Барлык иман итүчеләр йѳрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих һәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем ѳчен Аллаһыга дога кылыгыз. Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Үзенең ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чѳнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте. Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кѳрәштәшем, зинһар ѳчен бу хатыннарга ярдәм ит, чѳнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кѳрәштеләр.
К Филиппийцам
1 2 3 4
Выбор основного перевода