Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филиппийцам
1 2 3 4
Параллельные места
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. Аннары Македуниянең беренче ѳлешендәге Рим хакимлеге астында булган Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Без бу шәһәрдә берничә кѳн булдык. Мәсих Гайсә аша Аллаһыга багышланган һәм Аның изгеләре булырга чакырылган Кѳринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә һәм һәр урында Раббы Гайсә Мәсихкә мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сәлам. Мәсих аларның һәм безнең Раббыбыз бит. Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Кѳринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам. Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели, дигән сүзләр хак. Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, тѳпле, әдәпле, кунакчыл, ѳйрәтергә сәләтле булырга, эчкече, сугыш чукмары түгел, бәлки йомшак күңелле, татулык сѳюче, байлык җыярга яратмаучы булырга, Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейѳзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска, Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү ѳчен җибәрелдем мин. Тѳгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренең ѳлкәннәрен билгеләү ѳчен, мин сине Критта калдырдым. Ѳлкән бер гаепсез, бер генә хатынның ире булырга тиеш. Аның балалары шулай ук иман итүчеләр, акылсызлыкта яки буйсынмаучанлыкта гаепләнмәүчеләр булырга тиеш. Чѳнки бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел, бәлки кунакчыл, яхшылык сѳючән, тѳпле, гадел, изге, үз-үзен тота белүче булырга тиеш. Башкаларны дѳрес тәгълиматта нәсыйхәтләү һәм аңа каршы кешеләрне фаш та итә алу ѳчен, шул тәгълиматка туры килгән тугры сүзне тотарга тиеш.
К Филиппийцам
1 2 3 4
Выбор основного перевода