Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнең ѳчен – аларның балалары ѳчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым».
Шулай итеп, Баш Рухани булу хѳрмәтен Гайсә Үз ѳстенә Үзе алмады, киресенчә, Аллаһы Аңарга: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – диде.