Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Евреям
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Әмма йѳзем үстерүчеләр хуҗаның улын күреп, бер-беренә: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – диешкәннәр. Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аннан башка яратылмаган. Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады. Сезнең хакта күп сѳйләп, сезне хѳкем итә алыр идем. Әмма Мине Җибәрүче хак, һәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дѳньяга шуны сѳйлим. Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чѳнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чѳнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем. Шамуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу кѳннәр хакында алдан хәбәр иттеләр. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. Галәмнең Аллаһы сүзе белән булдырылганын һәм күзгә күренүче нәрсәнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы аңлыйбыз.
К Евреям
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Выбор основного перевода