Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Евреям
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны салганчыСинең аякларың астынаУтыр Минем уң ягымда», –диде. Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек. Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде. Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул – Беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да ѳстенрәк, чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. Аллаһы Улы һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә үз урынында тора. Ул, бүтән баш руханилар сыман, кѳн саен башта Үзенең гѳнаһлары, аннары халыкның гѳнаһлары ѳчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен корбан итеп, бер тапкыр һәм мәңгелек корбан китерде. Без сезгә сѳйләгәннәрдә иң мѳһиме – күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягында утыручы Баш Руханиебыз бар. Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дѳнья яратылганнан бирле, Үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гѳнаһны бетерер ѳчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. Ләкин бу Баш Рухани, гѳнаһлар ѳчен мәңгелек кѳчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.
К Евреям
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Выбор основного перевода