Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы ѳчен мактаган. Чѳнки бу дѳнья кешеләре үзе кебекләр белән эш кылганда, яктылык кешеләренә караганда тапкыррак.
Гайсә тагын халыкка сѳйләде. Ул:– Мин – дѳньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йѳрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.
Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде.Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.