Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
Шуңа күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең ѳчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз.