Чѳнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кѳчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дѳнья белән идарә итүчеләргә каршы кѳрәшәбез.
Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.
Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йѳкләгез, чѳнки Ул сезнең хакта кайгырта.
Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри.
Имандашларыгызның дѳньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз.