Сезне бар кешеләр мактый икән,сезгә кайгы!Чѳнки аларның аталары даялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар.
Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуңа нәфрәт итә.
Чѳнки кешелек табигате буенча фикер йѳрткән кеше – Аллаһыга дошман; ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый.
Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дѳньядан саклау.