Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
3. Иоанна
1
Параллельные места
Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез. Рәсүлләр исә, Гайсә исеме ѳчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. Мин һичкемнең алтын-кѳмешен дә, киемен дә теләмәдем. Раббы Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк», – дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем. Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез. Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнең дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак. Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
3. Иоанна
1
Выбор основного перевода