Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
3. Иоанна
1
Параллельные места
Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз. Яманнан читкә китсен, яхшылык кылсын, Тынычлык эзләсен һәм шуңа омтылсын. Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр? Аның һәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче һәркемнең Аллаһыдан туган булуын да беләсез. Аңарда торучы һәркем гѳнаһ кылмый. Гѳнаһ кылучы һәркем Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган. Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган. Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел.
3. Иоанна
1
Выбор основного перевода