Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
3. Иоанна
1
Параллельные места
Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер. Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея ѳлкәләрен үткәндә, алар, яһүд булмаган халыкларның Аллаһыга таба борылулары турында сѳйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар. Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соң, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә.
3. Иоанна
1
Выбор основного перевода