Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Моны күреп торган халык куркышып калды һәм кешеләргә шундый хакимлек биргән Аллаһыны данлады. Яһүдиядәге иман итмәүчеләр миңа зыян китермәсен, һәм Иерусалимдагы изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен ѳчен, дога кылыгыз. Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миңа ишекләрне ачкан булса да, Изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар. Без шул чикләрдән тыш мактанмыйбыз, чѳнки Мәсих турындагы Яхшы хәбәр белән сезгә килеп ирештек инде һәм хәзер сез дә шул чикләрдә. Шулай итеп, сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без бит башкалар эшләгән эш белән мактанырга теләмибез. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
Выбор основного перевода