Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнең ѳчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдырылу йоласын үтәдегезме?
без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык.
Бу – иманыгыз ѳстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чѳнки сез иманыгыз белән нык торасыз.