Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.
Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар, безнең ѳчен килеп, ачык күренәчәк дан белән чагыштырганда, бернәрсәгә тормыйлар.
Шуңа күрә хәзер кыска вакытлы тѳрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз.