Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.
Без фани тәннәребездә сыкранабыз, чѳнки тәнсез калырга теләмибез, бәлки, фанилык тормыш тарафыннан йотылсын ѳчен, күктән җибәрелгән тәннәрне кабул итәргә телибез.