Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шуңа күрә сак булыгыз, ѳч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән кѳне-тѳне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. Дѳрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын үзенә хатын иткән икән. Хатым белән сезне кѳендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим. Чѳнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына кѳендергән. Хәзер мин куанам – сез кѳенгәнгә түгел, бәлки кѳенүегез сезне тәүбәгә китереп җиткергәнгә куанам. Аллаһы ихтыяры белән кѳендегез, шулай итеп бездән бернинди зыян күрмәдегез. Шулай итеп, мин сезгә рәнҗетүче хакына да түгел, рәнҗетелгән ѳчен дә түгел, бәлки безнең ѳчен тырышуыгызны Аллаһы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү ѳчен яздым.
Выбор основного перевода