Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Аллаһыга шѳкер, элек гѳнаһ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күңелдән итагать иттегез. Берәүгә Рух аша хикмәт белән сѳйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде. Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым. Без һәр кешегә Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене камил мәсихче итеп Аллаһыга тәкъдим итү ѳчен аңа нәсыйхәт бирәбез һәм бар зирәклеккә ѳйрәтәбез.
Выбор основного перевода