Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Бу – безнең мактанычыбыз: безнең вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнең арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаһыдан килүче изгелек һәм Аллаһы мәрхәмәте белән ихлас күңелдән яшибез», – дип шаһитлек итә. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. Берәү сѳйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сѳйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән кѳч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин. акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йѳр. Аларны авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк, чѳнки алар хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны ѳйрәтеп, бер бѳтен гаиләләрне җимерәләр.
Выбор основного перевода