Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә. Әй, Тимуте! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чѳнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә. Акылсыз һәм томана бәхәсләргә катышма, аларның ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсең. Бу шаһитлек хак. Шуңа күрә алар хак иманны тотсыннар һәм яһүдләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар ѳчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә. Ә тинтәк бәхәс, шәҗәрәләр һәм канун турындагы ызгыш-талаш һәм кычкырышулардан читләш, чѳнки алар файдасыз һәм мәгънәсез.
Выбор основного перевода