Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. фәхешләр, ирләр белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитләр һәм аек тәгълиматка каршы килгән башка барлык нәрсәләр ѳчен чыгарылган. Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Раббы коткарды! Шуның ѳстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсең. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала.
Выбор основного перевода