Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдау ѳчен, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. Ул – хакыйкать Рухы – килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сѳйләячәк һәм булачак хәлләрне белдерәчәк. Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чѳнки зур чуалыш булмыйча һәм һәлакәткә хѳкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббының килү кѳне җитмәячәк. Чѳнки Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки кѳч, мәхәббәт һәм аек фикер йѳртү рухын биргән. Сиңа ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла. Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы кѳннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде.
Выбор основного перевода