Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм!
Гайсә исә әйтте:– Йа, Ата! Аларны кичер, чѳнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр.]Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
– Туганнар һәм аксакаллар! – дип сүзен башлады Эстефән. – Тыңлагыз. Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә аңа шѳһрәтле Аллаһы күренгән