Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ризык – карын ѳчен, карын – ризык ѳчен, әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен, һәм Раббы тән ѳчен була. Әллә сез белмисезме, тәннәрегез – Мәсихнең әгъзалары бит? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич тә булмас! Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән һәр гѳнаһ тәннән читтә була, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гѳнаһ кыла. әмма, фәхешлек булмасын ѳчен, һәр ирнең үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. Әмма бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы икәнен күрсәтү ѳчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йѳртәбез.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода