Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнең арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. Беркемнең дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне тырышып эшләдек. Сорарга хакыбыз булмаган ѳчен түгел, ә сез ияреп эшләсен ѳчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек. Яныгызда булганда без сезгә: «Кем эшләми, шул ашамый», – дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. Без сезгә бу турыда язабыз, чѳнки кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең хезмәтләренә керүләре турында ишеттек. Андый кешеләргә Раббы Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер итәбез һәм ѳндибез: үз ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода