Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ләкин хәзер, гѳнаһтан азат ителгәнлектән, Аллаһының коллары булгач, изгелеккә илтүче уңышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырсыз. Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз. Әллә сез белмисезме, тәннәрегез – Мәсихнең әгъзалары бит? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич тә булмас! Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән һәр гѳнаһ тәннән читтә була, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гѳнаһ кыла. Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә тѳшенегез. Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода