Карагыз, бала кебек иман итүчеләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре һәрвакыт Күктәге Атамның йѳзен күреп торалар. [
Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.
Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.