Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары. Фәрештә тѳтәсләү савытын алды һәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шуннан соң, күк күкрәүләр, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. Шуннан соң күктә Аллаһы Йорты ачылды һәм анда Аның килешү сандыгы күренде. Шунда яшен яшьнәде, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, җир тетрәү булды һәм бик кѳчле итеп боз яуды. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды!
Выбор основного перевода