Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Параллельные места
Әмма Мәрьям Улын тудырганчы Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты. Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Сигез кѳннән соң, Баланы сѳннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Аңа шушы исемне кушкан иде. Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне. Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йѳзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк, – диде Петер. Үзенең анты буенча, Аллаһы Давыт нәселеннән Исраилгә Коткаручы Гайсәне бирде. Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гѳнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гѳнаһлардан иман итүче һәркем Аның аркылы Аллаһы тарафыннан акланыр. Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте.
От Матфея
Выбор основного перевода