Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Параллельные места
Ул бѳек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр. Аллаһы Давытка аның токымыннан булган берәүне аның тәхетенә утыртачагы турында ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак, Үзенең анты буенча, Аллаһы Давыт нәселеннән Исраилгә Коткаручы Гайсәне бирде. Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих. Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синең токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих.
От Матфея
Выбор основного перевода