– Абба, Әти! Сиңа бар нәрсә мѳмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синең ихтыярың буенча булсын!
Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде.
Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Улының: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнең йѳрәкләрегезгә җибәрде.