Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синең токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих.
Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йѳз утыз елдан соң чыккан канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең кѳчен бетерә алмый.
Чѳнки Аллаһының бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән.