Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бѳтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. Чѳнки Аллаһы: «Караңгылыктан яктылык балкысын», – диде, һәм, Гайсә Мәсих йѳзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү ѳчен, Аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты. Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. Әмма шуның белән бергә бу әмер яңа да: аның хакыйкате Мәсихтә ачылды һәм сез аны танып беләсез, чѳнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый.
Выбор основного перевода