Сезгә хезмәт итәр ѳчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем.
Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йѳк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йѳк булмаска тырыштым һәм тырышачакмын.