Мин – йѳзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чѳнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.
Әмма Ул әйтте: «Сиңа Минем мәрхәмәтем җитәр, чѳнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була». Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте торсын ѳчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын.
Шуның ѳчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чѳнки мин зәгыйфь вакытта кѳчле.