Әй, Тимуте! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор.
Мин шуның ѳчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чѳнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны Аның соңгы кѳнгә кадәр саклый алачагына инанам.
Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дѳрес сүзләрне үрнәк итеп тот.