11
Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Раббы коткарды!
Ә яһүдләр, халыкның күплеген күреп, кѳнләштеләр һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр.
Әмма яһүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны һәм шәһәрдәге җитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр һәм үз җирләреннән кудырттылар.
Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар.