Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хѳкем итәргә? Арагыздагыларны сез үзегез хѳкем итәргә тиеш түгелме соң? Читтә булганнарны исә Аллаһы хѳкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сѳрегез!» Чѳнки без Раббы каршында игелекле булган гамәлләрне генә түгел, кешеләр алдында игелекле булганны да кылырга тырышабыз. Бер ирнең генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенең игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртѳрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларның бердәмлектәге исемлегенә кертелсен. Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә;
Выбор основного перевода