Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз. Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек. Шулай итеп, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаһы халкының милләттәшләре һәм Аның гаиләсендәгеләр. Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы. Ул бѳтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина ѳскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә. Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез. Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң? Бу тормышка ирешү ѳчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чѳнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаһыга ѳмет баглыйбыз. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». Ә Мәсих Аллаһы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аның йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак.
Выбор основного перевода