Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Сезгә – яһүд булмаганнарга әйтәм: яһүд булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне ихтирам итәм. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Чѳнки яһүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаһы яһүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да кѳч бирде.
Выбор основного перевода