1
Шулай итеп, иң элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык һәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр, патшалар һәм дәүләт башлыклары ѳчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шѳкер итегез.
Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган.
Һәртѳрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның кѳче аркылы һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат ѳчен, уяу булып, бар изгеләр ѳчен армый-талмый догада булыгыз.