Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Боларның барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак. Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. ашыгыч фикер йѳртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының кѳне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. Сез дә шулай ук сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чѳнки Раббы киләчәк кѳн якын. Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, алай эшләсәгез, хѳкем ителерсез. Хаким инде ишек янында тора. Шуңа күрә, акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча ѳмет баглагыз.
Выбор основного перевода