Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күңелдән итагать итегез. Сез моны хуҗаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау ѳчен түгел, бәлки Аллаһының ихтыярын Мәсихнең коллары буларак саф күңелегездән үтәгез. Аллаһы исемен һәм тәгълиматны һичкем хурламасын ѳчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш. Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мѳгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чѳнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – иман итүчеләр һәм сѳеклеләр. Боларны ѳйрәт һәм нәсыйхәт ит.
Выбор основного перевода